Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинеие на татарском "Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы" (Тема любви в татарской литературе)

Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы
План.
1. Мәхәббәт ул — сөю, ярату.
2. Мәхәббәт ул — әдәбиятта мәңгелек тема.
3. Йосыф-Зөләйха гыйшкы — гасырлардан гасырларга килгән олы мәхәббәт.
4. Мәхәббәт үлемнән дә көчлерәк.
5. Мәхәббәт «өчпочмаклар»ы.
6. Мәхәббәт яшәү көче бирә, кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтә.
Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.
Һ. Такташ.
Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул — сөю, ярату. Мәхәббәт — кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт. Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә гимн җырлаучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт белән матурлык, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр.
Мин мәктәптә укыган дәвердә матурлыкны күрергә һәм мәхәббәт хисләрен тоярга өйрәндем. Мәхәббәт темасына язылган һәрбер әсәрдән үземә ниндидер сихри көч алдым, яңалык ачтым.
Мәхәббәт темасы — әдәбиятта мәңгелек тема ул. Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол Гали, Сәиф Сарай, Котб — мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез. Аларның мәхәббәт темасына язган әсәрләре мине бигрәк тә дулкынландырдылар, йөрәгемә сеңделәр. Борынгы әдәбиятта мәхәббәт темасын башлап җибәрүчеләргә тукталып китик.
Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде һәм киләчәк дип уйлыйм мин. Бу әсәрнең төп герое — Йосыф. Йосыфны автор пәйгамбәр белән тиңли. Пәйгамбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул — алдан күрүче, башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфатларга ия булган мөхтәрәм зат. Тугрылык, сабырлык Йосыфның табигатен һәм эш-гамәлен бизи.
Әсәрдә Зөләйха искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. Аның бетен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут каба.
Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. Чөнки күңелеңдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.
Мине әсир иткән борынгы әсәрләребезнең тагын берсе — Сәиф Сараиның «Сөһәил вә Гелдерсен» дастаны. Бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигале тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. Ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? Бу сорауга җавапны табу авыр түгел. Гөл — былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. Гөлдерсен гөл итеп сурәтләнсә, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек, Гөлдерсеннең үлемен Сөһәйл дә күтәрә алмый.
Бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга. Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, ул безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралары бүләк итте бит!
Парын югалткан аккош кыяга бәрелеп үлә. Шуңа күрә тормышта бер-береңнең күңелен табып, хөрмәт итеп, авыр сүзләр әйтмичә, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк.
Борынгы әдәбиятта Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәэсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра.
Шушы бөек әсәрләргә таянып, язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан-яңа әсәрләр тудыра. Драматургиядә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы мәхәббәт моңы булып тора. Пьесада Хәлил белән Галиябануның романтик, әмма фаҗигале мәхәббәтләре сурәтләнә. Хәлил — авылның иң яхшы егете. Галиябану да авылда гүзәллеге белән таң калдырырлык иң матур, инсафлы һәм эшчән кыз. Ике герой да характерлары белән көчле, мәхәббәтләренә тугры затлар итеп бирелгән. Хәлил белән Галиябану бер-берсен сөяләр. Алар — гашыйк җаннар. Тик аларның бу матур мәхәббәтләренә Исмәгыйль каршы төшә. Исмәгыйль — бай улы, мәкерле, усал егет. Ул — мәхәббәтне аңламаучы, усал принциптан чыгып эш итүче шәхес. Галиябануны да яратудан түгел, ә авылда иң матур кызны үзенеке итәсе килгәнгә генә, аңа яучы җибәрә. Бәрелештә Галиябану белән Хәлилнең барлык хыяллары челпәрәмә килә: Исмәгыйль Хәлилне үтерә. Галиябану үзенең ягымлы тавышы белән әсәр азагында Хәлилгә соңгы мәхәббәт җырларын багышлый.
Күп кенә шагыйрьләребез әсәрләрен мәхәббәт темасына багышлап, үзләрен «мәхәббәт җырчысы» итеп танытты. Һади Такташ, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Клара Булатова — әнә шундыйлардан.
Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасы мине үзенә җәлеп итте. Поэманы укыганнан соң, Зөфәр белән Резидәнең мәхәббәте турында уйланмау һич мөмкин түгел. Аларны һәр кеше үзенчә аңлый. «Егет күңеле — далада, кыз күңеле — калада!» — дигәндәй, Зөфәр тракторчы хезмәтеннән, «тузан, май эчендә» үткән көннәреннән ләззәт һәм канәгатьләнү таба. Дөньяга карашы тәмам формалашып, «акылга утырып» җитмәгән чуар йөрәкле Резидә бәхет муллыгын мәктәп партасыннан югары уку йорты өстәленә кереп утыруда гына күрә:
Резидәне көтә институт,
Театрлар, асфальт урамнар,
Шәһәр парклары, яңа дуслар,
Татлы уйлар, татлы хыяллар!
Резидәнең бу татлы хыялларын тормыш челпәрәмә китерә, ахыр чиктә, бәхетен дипломда түгел, ә кешелекле булуында, үзеңнең илеңә һәм кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәүдә икәнне аңларга булыша.
И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керде.
Гыйбрәтле язмышмы ул, матур мәхәббәтме, яшьләрнең кавыша алмыйча, гомер буена берсен-берсе көтеп яшәүләреме — боларның барысын да язучыларыбыз, шагыйрьләребез билгеле бер югарылыкка күтәреп, матур итеп тасвирлый белгәннәр. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Чөнки мәхәббәт үзе дә, аның турында язылганнар да шагыйрәнә матур бит!
Без карап үткән барлык әсәрләрдә дә мәхәббәт ике кеше арасындагы олы, бөек хис кенә түгел әле. Ул — Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы»ндагы кебек, ил белән илне татулаштыручы яисә ызгыш-тавышка китерүче дә; «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге кебек, кешеләрне сабыр, гадел булырга өйрәтүче дә; Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы Искәндәр кебек, бер көнлек мавыгу да; И. Юзеев шигырьләрендә язылганча, бер-береңне өзелеп ярату да. Татар әдәбиятында һәр язучы, һәр шагыйрь аны үзе тойганча, үзе яратканча, үз хис-кичерешләре аша укучысына җиткерергә тырыша. Мин дә үземне бер генә минутка язучы итеп хис итеп, мәхәббәт турында туган уй-фикерләремне язып үтим әле...
Минемчә, мәхәббәт ул — яңа туган гөнаһсыз сабый, әле генә яралган ямь-яшел, чиста, саф агач яфрагы, ачылып кына килгән умырзая чәчәге, шомырт, сирень агачлары, шау чәчәктә утырган, сихри хис тараткан язгы бакча. Гашыйк булган кешегә бөтен нәрсә алсу төстә күренә. Дөньяны бары яхшы кешеләр генә, игелекле эшләр генә чорнап алсын иде. Шул мизгелдә бөтен сугышлар туктатылыр иде, күз яшьләрен коючылар бетәр иде. Яшәсен мәңгелек яшьлек һәм мәхәббәт!

Добавить комментарий