Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "Газиз телем гасыр диңгезләрен"

Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.
(Ә.Ерикәй)
План.
I. Ана теле — йөрәк теле.
II. Татар теле — бай мираска ия булган тел.
1. Туган тел — бәйсез дәүләт теле.
2. Кайгыртуга мохтаҗ тел.
3. Үз телеңне белмәү — маңкортлык.
4. «Мин — татар!» дигән сүзләр горур яңгырый.
III. Тел яшәсә, без дә яшәрбез.
— Йөрәк каным белән Ил бирдем дә
Күкрәк сөтем белән Тел бирдем.
Саклый алсаң — мәңгелек фатихам.
Җуйсаң, сатсаң — күкрәк сөтем хәрам!..
С. Сөләйманова
Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе — туган тел.
Ана теле — тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Минем өчен татар теле — әнә шундый.
Туган телебез татар теле — борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу — туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
1990 нчы елның 30 нчы августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шул көннән башлап, телләр турында махсус указ һәм карарлар кабул ителде. Туган телебезгә булган караш үзгәрә төште. Ә инде 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең X сессиясендә «Татарстан халыкларының телләре турындагы Закон» кабул итте. Бу — барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон Җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлеге ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының саны артты.
Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны. Тел турында кайгырып, хафаланып, күпме язмалар чыга. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һәм башка әдипләребезнең язмаларын укыганым бар. Уйланырлык фикерләр күп аларда. Соңгы чорда «Мәдәни җомга» газетасы «И Туган тел» дигән махсус кушымта чыгара. Яратып һәм кызыксынып укыйм мин аны. Шагыйрь Разил Вәлиевнең «Туган телдә дәшсәм генә...» шигырен яттан да өйрәндем. Ничек матур итеп әйтә шагыйрь:
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Әтиемнең авылдашы, Яңа Сәет егете шагыйрь Зөлфәт абыйның да туган тел турында язган шигырьләрен кат-кат укыйм мин.
Тел ачылгач әйтә алсаң:
«Әни!» — дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:
«Әти!» — дип, —
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әни!» — дип,
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әти!» — дип,—
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр...
Якташыбыз Харрас абый Әюпнең «Көй эзләү» поэмасын укып карагыз әле. Ул — югала язган телебез һәм моңыбыз, көебез турында. Безнең өчен гыйбрәтле юллар бар.
Табулары көйне һай озактыр,
Югалтулар гына тиз аңа:
Бер бозык кыл көйне генә түгел,
Язмышларны, илне боза да!
Тел һәм моң — күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә ярамый. Гомумән, Харрас абыйның милләт язмышы, тел, гореф-гадәтләрнең яшәеше турында уйланырлык поэма һәм шигырьләрен яратып укыйм мин. «Тел ачкычы» шигырен сәхнәдә яттан да сөйләдем әле.
Безнең туган телебез — матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган стилистик яктан бай тел. Үз телеңне белмәү ул — чын мәгънәсендә маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул — кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул — әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны санламау — ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик язучы Г. Ибраһимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаганчы, «татар теле авыл башыннан чыкканчы гына кирәк» кебек сүзләрне ишетеп үсте бер буын яшьләр.
Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, «газизлек», «изгелек», «ольшау», «истәлек» төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата-баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата-анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү яшьләрне милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.
Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсетеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. «Мин — татар!» дигән горур сүзләр еш яңгырый. Республикабызда татар мәктәпләре саны, рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары саны арта. Ана телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү мәктәпләре яки сыйныфлары ачыла. Аларны кадрлар белән тәэмин итү өчен күп кенә югары уку йортларында татар теле факультетлары, бүлекләре, группалары ачыла. Гимназия, лицейлар саны артканнан-арта бара. Аларда ислам дине укытыла, гарәп, латин теле өйрәтелә, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен укытуга зур игътибар бирелә. Аларда уку татарча алып барыла. Югарыда саналганнарга нигезләнеп, татар теленең кулланылышы киңәюен күрәбез. Урта мәктәпне тәмамлаган укучыларның имтиханнарны югары уку йортларында үз ана телендә тапшырулары, иншаларын рус телендә түгел, татар телендә язулары да шул турыда сөйли.
Шушы сочuнeнueмдә минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? XI сыйныфта мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен сигез төрле дәреслек, хрестоматия белән өйрәндем, ә татар әдәбиятыннан дәреслек уку елының икенче яртысында гына булды. Хрестоматия күрмичә, мәктәп тәмамладым. Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә... Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.
Рус сыйныфында белем алып та, унбер ел уку вакытында туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәндек, әдипләребезнең әсәрләрен укыдык. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәндек. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме — болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып истә калды. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән Мөслимгә, аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Иншамны сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигъри юллары белән тәмамлыйм. Шагыйрьнең «Таян Аллага» дигән шигырен дә яңа гына укый алдык бит.
...Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күнмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..

Добавить комментарий