Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинеие на татарском "Республикам минем (Юлъязма)"

Республикам минем
(Юлъязма)

Күтәрелә байракларын
Күпме гасыр катламыннан.
Мәңге яшә, күкрәп яшә,
Туган илем — Татарстан
Наил Касыймов.
Алтын көз. Көз — елның муллык вакыты. Игенчеләр, кара тир тамызып, көнне төнгә ялгап, басу-кырларда үстергән игеннәрен амбарларга ташыдылар һәм киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү чаралары күрәләр.
Көз — белем йортларында укулар башланган чор. Безнең Казан Дәүләт университеты биналары да үз укучылары белән гөжләп тора.
Мин — булачак журналист. Шул көннәрнең берсендә, һич уйламаганда, туган якларыма кайтып төшәргә туры килде. (Бер атналык ял бирелгән иде.)
Һәр төбәктә уңыш бәйрәме көннәре. Мин дә райондашларымның шушы зур хезмәтчән тантанага әзерлек чорына туры килдем. Ул гына да түгел, актанышлыларның шатлыгын уртаклашырга якташыбыз Минтимер ага Шәймиевнең дә киләчәген белгәч, куанычым эчемә сыймады.
Журналист буларак, мин магнитофон, блокнот һәм язу әсбаплары алдым да авылдашларым белән бергә район үзәгенә юл тоттым.
Көн матур, кояшлы. Игенчеләрнең тырыш хезмәтен зурлагандай, табигатьне кояш нурлары иркәли. Киров авылыннан унбиш чакрым үткәч, Чаллы-Актаныш юлы башлана. Асфальт. Тигез юлдан ит-май тутырылган тартмалар, капчык-капчык ашлык, терлек-туар, кош-корт, печән һәм салам төяп, район үзәгенә машиналар агыла.
Юлның ике ягыннан тезелеп киткән урман полосасы тырыш халкыма һәйкәл булып үскән һәм ул туган ягымның табигатенә өстәмә ямь биреп тора. Әй гүзәл безнең яклар! Әй бездәге матурлык! Көзге табигать эчендә калгач, күңелләр нечкәреп китте, хисләр болыты чорнады.
Чыннан да, Актаныш төбәге — иң гүзәл төбәк. Якташым Р. Закиров юкка гына:
Актанышым, никтер синдә генә
Кайгыларга урын тар сыман.
Кайсы якка күз төбәсәм, шунда.
Көтелмәгән шатлык бар сыман, —
дип горурланып язмаган. Аның турында берсеннән-берсе мавыктыргыч риваятьләр сөйләнә. Имеш, ул кайчандыр Аккошлар иле булган. Ә аккош — табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле горур затлар дөньяның иң сөйкемле, иң җимле, иң мәрхәмәтле урынын гына сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьнең нигезендә тирән хаклык ятадыр. Чыннан да, туган ягыбыз — табигатьнең илаһи матур урыны. Халкым әйткәндәй, көрәк сабы тыксаң да үстерә ала торган уңдырышлы туфрагы, урман-суы, тырыш, кунакчыл, итагатьле халкы — аның горурлыгы. Районыбыздан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган! Биш Советлар Союзы Герое, татар театрының мәшһүр талант иясе һәм трагик артисты М. Мутин, РСФСРның атказанган артисткалары Н. Җиһаншина, Ә. Авзалова, шагыйрь Н. Баян, Г. Афзал, Р. Хәлиуллина, драматург Р. Ишморат, Р. Хисмәтуллин, З. Мәҗитов, Н. Гыйззәтуллин, Э. Шәрифуллиналар белән бергә, үзебезнең мәктәптә белем алган пародияләр остасы Ләбиб Лерон, драматург Данил Салихов һәм җырчы Дәниф Шәрәфетдиновлар белән ничек горурланмыйсың!
Горурлана, бик урынлы горурлана Актаныш халкы. Ә Минтимер ага Шәрип улы Шәймиев — райондашларыбызның йөзе, горурлыгы, ирекле республикамның беренче илбашы. Илбашының якташым булуы миңа зур горурлык өсти.
...Машиналар чаба. Ә мин хыял диңгезендә йөзәм. Очрашу мизгелләре минем күңелемне кытыклый. Күңел тизрәк тантанага — район үзәгенә ашкына.
Машина безне Актаныш аэропортына алып китте. Ниһаять, баскычтан, тыйнак һәм батыр кыяфәте белән безнең кыю йөрәкле болгар бабаларыбызны хәтерләтеп, Минтимер Шәрип улы Шәймиев төште һәм туган төбәгенә аяк басты. Бу — аның туган төбәге. Г. Тукай әйткәнчә: «Монда ул тир тамызган, җир казыган, яшәү иртәсе кабызган».
Президентыбыз, район хакимият башлыгы Аликс Хәбибуллин белән кочаклашып күрешкәннән соң, каршы алучылар белән бик җылы исәнләште. Бу мизгелдә якташларын үз итү дә, туган райондашларының уңышы белән канәгатьләнү хисе дә бар иде.
Мин түзмәдем, батырлыгымны җыеп, кыенсына-кыенсына, Минтимер Шәрип улы Шәймиев янына килдем һәм түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать иттем:
— Гафу итегез, Минтимер Шәрипович, сез — туган туфрагыгызда. Бу минутта сез нинди хисләр кичерәсез?
Ул, гадәттәгечә, аз гына елмайды, акыллы күзләрен киң кырларга төбәп, тыныч кына болай диде:
— Мин туган төбәгемдә горурланып басып торам. Сөендерделәр быел якташларым республиканы. Алар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31 ц уңыш җыеп алдылар. Татарстан амбарларына 60 мең тонна ашлык керттеләр. Аларны сатудан быел 57 миллиард сум керем көтелә. Якташларым игенчелектә генә түгел, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә күркәм эш эшләделәр. Бер ел эчендә 230 километр газ торбасы суздылар. Ике-өч ел эчендә районны тулысынча газлаштыруны максат итеп куйганнар. Мин якты йөз, күтәренке күңел белән якташларымны зур уңышлары илә котларга килдем. Алар шатлыгы — минем дә куанычым, республика сөенече ул, — дип, сүзен төгәлләде Президент. Аның ялкынлы сүзләре магнитофон тасмасына язылып барылды. Рәхмәтемне әйтеп, кунаклар белән бергә мин дә Аеш күмәк хуҗалыгына юл тоттым. Чөнки бүген биредә авыл тарихында ике зур вакыйга — мәктәп һәм балалар бакчасы ачыла, авылның иң беренче газ кергән йортында газ плитәсенең уты кабызыла.
Авыл кешеләре, балалар Минтимер Шәрип улы Шәймиевне бик җылы каршыладылар. Мәктәп һәм балалар бакчасын ачу тантанасы тагы да тәэсирле булды, җыелган халык күзендә куанычлы яшьләр ялтырады. Мин үзем дә бала чагыма кайттым. Аеш укучылары Президентны үзләре сафына хөрмәтле укучы буларак кабул итеп, аңа карандаш, линейка, каләм салынган портфель бүләк иттеләр. Мин янәдән ташыган хисләремне бүлешергә теләдем:
— Гафу итегез, Минтимер Шәрипович. Сезнең кулыгызда — беренче сыйныф укучысына кирәкле уку-язу әсбаплары. Бу мизгелдә нинди хисләр кичерәсез? — дип сорадым.
— Их, яңадан сабый чакка кайтасы иде дә шушы мәктәптә сөенеп укыйсы иде, үткән гомер кире кайтмый шул! Ә без укыганда язарга дәфтәр юк иде. Китап битләренең буш урыннарына язып дәрес хәзерләдек, — дип, бала чагын исенә төшереп алды һәм балаларны якты мәктәпләрдә тырышып укырга чакырды.
Леш халкы белән саубуллашып, Президент Актаныш мәдәният йортында үткәреләчәк бәйрәмгә ашыкты.
Актаныш. Үзәк урам. Урам тулы халык. Алар барысы да бәйрәмчә киенгән. Минем игътибарымны шул җәлеп итте: халыкның йөзендә шатлык, иман нуры, бәхетле елмаю иде.
Юлның ике ягына азык-төлек һәм куллану товарлары тезелгән. Нинди генә нигъмәтләр юк монда! Һәрберсе — игенче хезмәте! Мин Питрәч, Мөслим, Минзәлә, башкорт дуслардан, Чаллыдан килгән мөхтәрәм кунаклар кабул итәрлек дәрәҗәдәге кунакчыл халкым белән кабат горурландым. Бер төркем җәяү килүчеләрне күргәч, халык ихтирам белән артка чигенде. Юллар киңәйде.
Менә ул безнең Президентыбыз! Менә ул гаделлек сакчысы Минтимер Шәрип улы Шәймиев! Менә ул — иленең абруйлы солтаны! Ул ышанычлы адымнар белән, эре-эре атлап, пальто итәкләрен җилфердәтеп, алга — өметле, ышанычлы елларга карап, халык арасыннан мәдәният йортына үтте. Тантанада катнашучылар XIII гасыр шагыйре Кол Гали күрергә теләгән гадел хөкемдар артыннан ашыкты. Бу минутларда ул миңа үз балаларын хәвеф-хәтәрдән саклаучы лачын да, балалары өчен таудан ташланырга әзер торучы бөркет кебек тә тоелды. Ул райондашларын үз һәм Дәүләт Советы исеменнән җиңү белән котлады. Мәмләкәтебезнең куәтен үстерүдә зур уңышлар теләде. Әйе, минем Президентыбызның иманлы халкымны тыныч шартларда яңа биеклекләргә күтәрәчәгенә шигем юк.
Уңыш бәйрәме төгәлләнде. «Ока» һәм «КамАЗ» машиналары ярыш алдынгыларына тапшырылды. Халык, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күркәм нәтиҗәләренә куанып, киләчәккә дәрт һәм илһам алып, рухи күтәренкелек белән авылларга таралды.
Бу хезмәтчел республикам халкының бер көне генә әле. Ә мондый куанычлы көннәр кайларда гына үтми! Йөрергә, карарга, күзәтергә, өйрәнергә кирәк. Бүгенге көн остазларыбызның күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Журналист хезмәтенең асылы да шунда бит.
Менә мин тагын юлда. Яңадан дусларым янына — изге уку йортыма кайтам. Уфа-Казан автобусы асфальт юлдан элдерә генә. Ә мин узган тантанадан алган тәэсирләр, аны якташларым белән уртаклашу (ә алар сумкадагы магнитофон язмасында) хыяллары эчендә йөзәм, һәм, ирексездән, Ләбиб Айтугановның шигъри юллары искә төшә:
Тибрәндереп якты уйларымны
Җәйрәп ята данлы, киң Илем.
Юллар, юллар алга таба дәшә
Бармый калыр хәлем юк минем.
(«Юллар»)
Әнә нурлы Казан! Чал Кремль үзенең кунакларын каршы алды.
Мин, борынгы бабаларыбызның иман нуры сеңгән, җылы эзләре калган ташларга басып, горур гына Казан урамыннан барам.
Ә күңелемдәге уйлар һаман туган ягыма, якташым Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә барып тоташа.
Әйе, гади татар авылында туып, гади крестьян гаиләсендә үскән ныклы хуҗа ич ул! Республикамдагы икътисади һәм социаль хәлнең Россия белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуы да Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тырышлыгына бәйле ич. Татарстан лидеры — халыкара мәйданда ышанычлы партнер да. Ул татар халкын сабыр һәм тырыш халык итеп дөньяга танытты.
Әйе, Рәхмай Хисмәтуллин юкка гына:
Әмма барыбер
Татар ягыннан алсу таң атар! —
дип язмады.
Илем күгендә алсу таң атты: Татарстан мөстәкыйльлек яулады. Бу көннәрдә Әхәт Гаффар, горурланып, болай дип язды:
Нинди олуг бәхет ич ул
Бәйсезлек таҗын үрү!
Гасырлар көткән мизгелне
Үз күзең белән күрү!
Республикамның үз Төп Законы, үз флагы, үз гербы бар.
Ак барслы герб бәхет тели
Чәчәк атар туган җиребез, —
дип татар шагыйре урынлы горурлана.
Татарның йөзендә елмаю артты, хәсрәт бозлары эреде.
Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Халкым үз теленә кайта.
Ул — табыну талисманы,
Ул — милли моң учагы.
Шунысы чиксез сөендерә: халык телебезнең, динебезнең иң мөкатдәс байлыгыбыз булуын аңлап алды, үз кыйблабызга йөзе белән борылды.
Мең тирәктә сайраган мең сандугач кебек, республикам халкы бердәм, тату гаиләдә гүзәл уйлар, якты теләкләр белән яши.
Нури Арсланов әйткәнчә:
Азат та син,
Гүзәл дә син,
Әй туган җирем,
Күкрәп яшә, Татарстан —
Республикам минем!

Добавить комментарий