Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "Икмәк — тормыш нигезе" (Хлеб)

Икмәк — тормыш нигезе
План.
I. Күктә кояш, җирдә икмәк — мәңгелек.
II. Икмәк — асылташлардан да кыйммәтрәк.
1. Яшәү көче — икмәктә.
2. Икмәккә табыну. Икмәк турында халык.
3. Икмәк юлы авыр һәм мактаулы.
4. Икмәк турында язылган әсәрләр.
III. Икмәкнең кадерен бел, игенче хезмәтен хөрмәт ит.

Икмәк — игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
Э. Мөэминова.
Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Менә шулардай берсе: «Көннәрдән бер көнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра. «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең», — ди. Шуннан ниләр булган — беркем белми. Тик шунысы гына ачык: ул әнисенең сүзләрен гомере буе онытмаган, икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган».
Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.
Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?
Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.
Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары...
Беренче бишьеллыклар, коллективлашу чорлары, өр-яңа колхоз-совхозлар... Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Яңа үрләр яулаганда яңа ачышлар һәм уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!
Җир йөзендә икмәктән дә изге нәрсә бармы икән?! Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.
Безнең язучылар күп кенә әсәрләрен игенчегә багышлыйлар. Мәсәлән, Г. Бәшировның «Намус» романы. Әсәр тулысы белән игенче хезмәтенә багышланган. Анда колхозчыларның сугыш елларындагы батыр хезмәте, фронт белән тылның бердәмлеге, Ватан сугышының иң авыр, иң газаплы чоры— 1942 нче елда немец фашистларының Идел буена — Сталинградка килеп җиткән көннәрендә Татарстан халкының, бигрәк тә хатын-кызларның, яшьләрнең тырыш хезмәте күрсәтелә.
Әсәрнең үзәгендә Нәфисә бригадасының мул уңыш үстерү өчен көрәшен сурәтләгән вакыйгалар ята. Авыр сугыш елларында һәр гектардан йөз кырык тугызар пот уңыш алу җиңел булмый, әлбәттә. Моның өчен Нәфисәләргә нык тырышырга, күп тир түгәргә туры килә.
Җир караганны ярата, ди халык. Шуны истә тотып, алар бодай җиренә инештән көз буе ләм ташыйлар. Күз ачмаслык бураннарда, билдән көрт ерып, кар тоталар. Кыш буена нихәтле тирес чыгаралар, күпме көл җыялар. Бик авыр була аларга. Авыл халкы үзләренең сугыштагы авылдашлары өчен, илнең җиңүе өчен үзенең тырыш хезмәтен кызганмый. Алар үзләренең төн йокыларын йокламыйча эшлиләр, чөнки фронтка икмәк кирәк. Менә нинди тырыш игенчеләребез булган безнең авыр сугыш елларында! Аларның хезмәте зур ихтирамга лаек.
Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.
«Икмәк — ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.

Добавить комментарий