Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?"

М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?
План.
I. Әдәбиятта хатын-кыз проблемасы.
II. 1. М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы.
2. Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.
3. Галиябанудан Хәят нәрсә белән аерыла:
а) аларның социаль хәле;
б) аларның тышкы һәм эчке матурлыгы;
в) яшәү шартлары.
III. Галиябану — Хәяттан өстен образ.

Без Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын һәм Фатих Әмирханның «Хәят» повестен укып чыктык. Ике әсәрдә дә бер үк проблема — хатын-кыз проблемасы алгы планга куелган. Ләкин ике язучы да бу катлаулы мәсьәләләрне үзенчә хәл итә.
Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын алыйк. Әсәрнең сюжеты дөнья әдәбиятында күп мәртәбәләр кабатланган мәхәббәт «өчпочмагына» корылган — егет белән кыз бер-берсен өзелеп яраталар, икенче бер егет алар арасына керә. Әмма язучы шушы «өчпочмакны» үзенә хас ысул белән чишә. Аңа үз халкының яшәешенә бәйле мәгънә сала. Шул мәхәббәт өчпочмагына бәйләп, әһәмиятле социаль мәсьәләләр күтәрә. Шуларның иң әһәмиятлесе — элеккеге тормышта хатын-кыз проблемасы. Әсәрнең төп геройлары — Галиябану һәм Хәлил.
Бу ике яшь, кыз һәм егет, бер-берсен үлеп сөяләр. Ләкин аларның араларына бай егет Исмәгыйль килеп керә. Ул Галиябануны хатынлыкка алырга тели. Бу эшкә Исмәгыйльне мәхәббәт түгел, ә бәлки мин-минлек этәрә. Байлык, акча хакимлеге, аның күп кенә кешелек сыйфатларын юкка чыгарып, дан сөю, шөһрәт сөю сыйфатын соң дәрәҗәгә җиткергән. «Миңа намус кыйбат, — ди Исмәгыйль. — Миңа исемне җуймау кыйбат... Миңа Исмәгыйль отылды дигән сүзне ишетмәү кыйбат». Драманың финалы фаҗигале рәвештә тәмамлана: Хәлил үзенең сөйгәне Галиябануны ерткыч Исмәгыйль тырнагыннан коткарган вакытта һәлак була. Ләкин Хәлил үлсә дә, Галиябануның аңа булган мәхәббәте үлми. Бу — саф мәхәббәтнең мораль җиңүен раслый.
Хәзер Фатих Әмирханның «Хәят» повестен карап үтик. Әсәрнең алгы планында хатын-кыз мәсьәләсе тора. Повестьның төп герое — Хәят. Аның турында болай дип әйтә алабыз: татар хатын-кызлары өчен бик типик булмаган шартларга куелган татар кызы ул. Ул вакытларда рус телен үз ана теле кебек үк яхшы белү, рус егетләре һәм кызлары белән аралашу, театр һәм танцыларга йөрү кызларның аз гына өлешенә тия иде. Димәк, болар барысы да Хәятның күп таралмаган һәм тормышта күп очрамый торган тип икәнлеген күрсәтә. Повестьның сюжетын нәрсә тәшкил итә соң? Хәят рус егете стyдент Михаилны ярата. Ләкин элекке тәртипләр буенча, ул аңа кияүгә чыга алмый. Чөнки Михаил — «кяфер». Хәятка бер генә юл — үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән Салих Фатихов исемле яшь байга кияүгә чыгарга кала. Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу — кара көч, ягъни татар феодаль буржуаз җәмгыяте. Кара көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да,таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да кара көч гаепле. Чөнки ул замандагы күп кешеләргә аның тәэсире зур, шул исәптән Хәятка да. Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә.
Хәзер инде «Галиябану Хәяттан нәрсә белән аерыла?» дигән сорауга җавап бирик. Чыннан да, бу ике әсәрнең төп геройлары бер-берсеннән нинди сыйфатлары белән аерылалар соң?
Әсәрне укып чыккач та, бу ике образ арасындагы беренче төп аерманы күрәсең. Алар — бер-берсенә бөтенләй капма-каршы ике сыйныф вәкилләре. Хәятның атасы Борһан Гыймадов — бай сәүдәгәр һәм аның гаиләсе татарлар аз яши торган шәһәрдә тора. Ул армия өчен кирәк-яраклар җитештерә. Ә Галиябануның әтисе Бәдри агай — урта хәлле авыл крестьяны, ягъни ул ярлылар белән кулаклар арасында тора. Налогның күплеге, җирнең азлыгы һәм авылда да капитал властеның көчәя баруы шушы катлауны икегә аера. Урта хәлле крестьяннарның бик зур күпчелеге бөлгенлеккә төшә, баеп китүчеләр исә бик аз була. Менә шуның өчен безнең Бәдри дә бөлеп, ярлылар хәленә төшүдән коты алынып яши. Аны хәзергә урталар рәтендә тору да канәгатьләндерми. Чөнки урталык ышанычсыз, бүген булмаса, иртәгә түбәнгә очып төшүең бар. Галиябану белән Хәят арасындагы беренче һәм төп аерымлык — аларның социаль хәле.
Икенче аерымлыкка Галиябану белән Хәятның эчке матурлыгына хас сыйфатлар арасында аерма булуны кертәбез. Бу ике образ тышкы матурлык буенча бер-берсеннән аерылмый, ә бәлки охшаш та. Чөнки алар икесе дә бик чибәр. Хәятны, мәсәлән, Әмирхан «алтын кысага куелган портрет» белән чагыштыра. Ә Галиябануны Фәйзи катнашучылар исемлегендә үк «бик матур кыз» дип тәкъдим итә. «Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык», — ди яучы карчык. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендәге каш итеп карыйлар. Аңа «сандугачым» дигән исем кушканнар. Кызга атап җырлаганда «кыйгач кашым» дип җибәрәләр. Галиябану үзенең уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге белән аерылып тора. Әтисе аның турында «акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Ходай «мә сиңа» дип биргән дә куйган», — ди. Моңа аның эчке дөньясының гүзәл булуын күрсәтә торган тагын бер сыйфатын өстик. Ул — Галиябануның җыр чыгарырга сәләтле булуы. Галиябану чыгарган көйне авыл яшьләре отып алып, кызның исемен кушып җырлыйлар. Аның теле дә — зыялы кеше теле. «Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен!», «Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми», — дигән сүзләре моны дәлилли. Хәят та эчке матурлыгы белән гүзәл. Ул гаять саф, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Горурлык та бар аңарда. Беркатлырак булса да, фикер йөртә дә белә.
Өченче аерымлык — аларның шөгыльләре. Мәсәлән, Хәятны алыйк. Ул өйдә эш эшләми. Аның барлык вакыты театр, танцыларга йөрүгә, рус егетләре һәм кызлары белән аралашырга, рус телен өйрәнүгә китеп бара.
Ә Галиябану исә, киресенчә, — хезмәт кешесе. Ул өйдәге һәммә эшне үзе башкара. Хезмәттән курыкмавы һәм аны сөюе белән Галиябану Хәяттан бик нык аерыла. Ул, кич җитеп эшләр беткәч кенә, кичке уенга чыга, яки үзенең сөйгәне белән очраша. Бу аерымлык Галиябану белән Хәятның социаль хәленә бәйле.
Калган аерымлыклар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Хәят, әйтеп үткәнебезчә, аз таралган һәм тормышта сирәк очрый торган тип. Ә Галиябану, киресенчә, — тормыштан алынган образ. Моны түбәндәге факт тулысынча диярлек раслый. Пьесаның беренче вариантында Мирхәйдәр Фәйзи тормыштан алынган материалны турыдан-туры файдалана. Драмада Татарстанның элекке Чепья районы Шода авылындагы вакыйгалар тасвирлана. Драматург хәтта кайбер персонажларның исемнәрен дә үзгәртмәгән. Мәсәлән, егетнең исеме Вафа, ә кызныкы Сәгадәтбану була. Ләкин соңгы вариантта аларның исемнәрен Хәлил белән Галиябануга алмаштыра. Әмма ул аларның характер сыйфатларын бик аз үзгәрткән, һәм бу образлар алдагы варианттагы кебек үк халыкчан, тормышчан булып калуларын дәвам иттерәләр.
Хәзер шундый сорауга җавап биреп карыйк. Бу ике образның кайсысы өстенрәк соң? Шушы сорауга барлык сочuнeнueдән чыгып җавап биреп була. Һичшиксез, М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан өстенрәк. Чөнки ул халыкчанрак, тормышчанрак һәм рухи яктан Хәятка караганда баерак. Шуның өстенә, табигать кочагында туып үскәнлектән, аның эчке дөньясы да гүзәлрәк. Шулай ук Галиябануның уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге, белеме, җыр чыгарырга сәләтле булуы аны Хәятка караганда өстен итә.

Добавить комментарий