Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "Татар крестьяннарының газаплы тормышы" (Жизнь татарских крестьян)

Татар крестьяннарының газаплы тормышы
План.
I. И. Газиның «Онытылмас еллар» әсәре.
II. Крестьяннарның авыр тормышын сурәтләгән вакыйгалар:
1. Галиулланың газаплы тормышы;
2. Фатыйманың күргән газаплары;
3. Хәлимнең язмышы.
III. Әсәрнең әһәмияте.

Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романы өч китаптан тора. Бу романны ул кулына каләм алган көннән башлап, гомеренең соңгы көннәренә хәтле язган. Әсәрдә татар крестьяннарының яңа тормыш өчен көрәшүләре сурәтләнә. Бу әсәре өчен Ибраһим Газига Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Әсәрдә революциягә кадәрге татар крестьяннарының авыр тормышы тасвирлана.
Менә җил капкалы, иске генә йортта яшәүче Галиулла абзый. Ул күп йөргән: шахтада да эшләгән, сал агызучы да булган. Арысландай көчле егет тырышкан да тырышкан, ләкин тормышын яхшырта алмаган. Әнә шундый авыр, газаплы эшләрдә эшләп, ул сәламәтлеген югалткан һәм яшьли үлеп тә киткән.
Галиулла абзый үлгәннән соң хатыны Фатыйма апаның тормышы тагын да авырая. Әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен Хәлим эш эзләп карый, ләкин таба алмый. Ачлыктан интеккәч, күрше авылга хәер сорарга китә. Анда бер өйгә кергәч хуҗа әби Хәлимгә бер телем икмәк бирә. Малай аңа зур рәхмәт әйтә. Икмәкнең беразын сындырып ашый да калганын кесәсенә салып куя. Әби:
— Ашап бетер, нигә кесәңә тыгасың? — дигәч, Хәлим:
— Анысы әнигә аның, әбекәй, — ди.
Карчык аны кызганудан елап җибәрә.
Ачлы-туклы яшәүгә, авыр эшкә Фатыйма апа да озак түзә алмый, ул да үлеп китә.
Язучы Галиулла абзый һәм Фатыйма апаның, аларның уллары Хәлимнең тормышы аша, безгә патша Россиясендәге бик күп крестьяннарның авыр язмышын күрсәтә.

Әлеге төр сочuнeнueләрне укучылар өйләрендә язып килсәләр отышлы була. Моның өчен укытучы алдагы дәрестә сочuнeнue планын төзетә. Сочинениенең һәр өлешен саннар белән билгеләп барырга куша. Дәрестә исә укытучы укучыга сочuнeнueсен дөресләп язарга булыша.

Добавить комментарий