Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "Туган ягыма кыш килде" (Пришла зима)

Туган ягыма кыш килде
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук».
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш! (VII сыйныф.)

VI—VII сыйныфларда сораулар ярдәмендә фикер йөртү характерындагы җаваплар алу эшләре оештырыла, чөнки мондый күнегүләр шул типтагы сочuнeнueләргә хәзерлек этабын үтиләр. Ә VIII сыйныфта фикер йөртү тибындагы сочuнeнueләр өстендә системалы эш алып барыла. Фикер йөртү характерындагы сочuнeнueләр күбесенчә сыйныфтан тыш һәм өстәмә укылган әдәбиятка, аларның геройлары турында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртүгә нигезләнә.
Әмма фикер йөртү характерындагы һәр сочuнeнueнең сыйныфтан тыш укуга гына нигезләнүе дә дөрес түгел. Аның өчен темалар тормыштан һәм әйләнә-тирәнең үзеннән дә алына. Мәсәлән, «Китап акылы — кояш яктылыгы», «Китап уку — иң яхшы белем алу» һ. б.

Добавить комментарий