Яндекс.Метрика

Последние материалы

Сочинение на татарском "Зима" (Кыш)

Кыш
Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.
Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.
Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.
Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

VI сыйныфта ел фасылларын бергә берләштереп тә язарга була. Мәсәлән, «Табигать мизгелләре» дигән темага сочuнeнue язганда түбәндәге моментларга тукталырга мөмкин.
Г. Тукайның «Анда бик салкын вә эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигән сүзләрен эпиграф итеп алырга мөмкин.
План.
1. Яз башы.
2. Туган ягым каеннары.
3. Чәчәкле җәй озак көттермәде.
4. Алтын көз дә җитте.
5. Кырга ак кардан юрган ябылган.
6. Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән үзең яшәгән төбәкне яратудан башлана.
Туган як, аның гүзәл табигате турында Мөслим урта мәктәбе (Мөслим районы) укучыларының язмасыннан өзек китерәбез.

Добавить комментарий